Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Богородица монастыре Россиянең рухи доминантасына әверелә
Яңадан торгызыла торган Казан Богородица монастыре Россиянең мөһим рухи доминантасына, Казан халкын һәм шәһәр кунакларын җәлеп итү урынына әверелә, дип белдерде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл белән очрашуда. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу Казан Кремлендә узды. Миңнеханов Патриархка республикага сәфәре һәм Казан Богородица монастыренең Никола Тульский чиркәвен изгеләндерүдә катнашканы өчен рәхмәт белдерде.
«Бу мөһим вакыйга чиркәүнең һәм дәүләтнең рухиятне һәм тарихи гаделлекне торгызу эшендә нәтиҗәле хезмәттәшлеге турында сөйли», - диде Татарстан Рәисе.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Рөстәм Миңнеханов республикада православие һәм мөселман конфессияләренең багланышларын аерым билгеләп үтте.
«Без барлык конфессияләр вәкилләренә, барысы да үзләрен уңайлы хис итсен өчен, тиешле шартлар тудырырга омтылабыз», – дип искәртте ул.
Татарстан Рәисе шулай ук Патриарх Кириллга Петропавел соборы белән танышканы өчен рәхмәт белдерде.
«Без сезнең республикабызга карата яхшы мөнәсәбәтегезне бик югары бәялибез. Сезне кабат кунакчыл Татарстанда күрүебезгә шат булачакбыз», - дип өстәде Миңнеханов.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Патриарх Кирилл, үз чиратында, Татарстанны динара хезмәттәшлек үрнәге дип атады һәм төрле конфессия вәкилләре арасында низаглар булмавын билгеләп үтте.
«Мин беркайчан да бернинди тискәре сигналлар алмадым. Бернинди низаглар, шикләр, көндәшлек юк. Татарстан -динара хезмәттәшлекнең искиткеч үрнәге. Сезгә аерым рәхмәт белдерәм. Сезнең православиегә һәм исламга мөнәсәбәтегезгә карап, барысы да динара багланышларны югары дәрәҗәдә саклап калу зарурлыгын аңлый», - дип белдерде Патриарх Кирилл.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Очрашуда шулай ук Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты.
Әңгәмәдән соң Патриарх Кирилл Россиянең Хезмәт Герое, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров белән очрашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз