news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнехановның сайлауда җиңүе белән котлау кабул иткән фотосы чыкты

Рөстәм Миңнехановның сайлауда җиңүе белән котлау кабул иткән фотосы чыкты
Фото: t.me/galimovatatarstan

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның төбәк җитәкчесе сайлауларында җиңүе белән котлауларны кабул иткән фотосы чыкты.

Фотоны Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова чыгарды. «Шалтыратырга, котларга була», – дип язган ул.

Рөстәм Миңнеханов төбәк җитәкчесе вазифасына сайлауда беркетмәләрнең 100 процентын тикшергәннән соң 88,09 процент тавыш җыйды һәм җиңеп чыкты.

Икенче урында Хафиз Миргалимов, аның өчен сайлаучыларның 4,95 проценты тавыш биргән. Өченче урында – 4,17 процент тавыш белән Руслан Йосыпов. Виталий Смирнов өчен Татарстан халкының 1,89 проценты тавыш биргән.

Якшәмбе, 14 сентябрьдә, Татарстанда бердәм сайлау көне узды. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлады. Шулай ук №18 Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советына депутат сайлау һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлау оештырылды.

Татарстан Рәисен сайлауларда дүрт кандидат катнашты (алфавит тәртибендә): Рөстәм Миңнеханов (»Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов (»Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлары партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).

Муниципаль сайлауларда 11,4 меңнән артык кандидат катнашты, алар арасында – төп партияләр вәкилләре һәм үз-үзен тәкъдим иткән 2,6 меңнән артык кеше бар. 2752 сайлау участогы иртәнге җидедән кичке сигезгә тикле эшләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot