news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнехановның программасы 3 меңгә якын гаиләгә торак шартларын яхшыртырга ярдәм итте

ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның инициативасы ярдәмендә Татарстаннан 3 меңгә якын яшь гаилә социаль ипотека буенча фатир алды. ТР Дәүләт торак фонды гаиләләргә республиканың шәһәр һәм районнарында торак тапшырды. Бу хакта ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды хәбәр итә.

Программа 2020 елның июлендә эшли башлады һәм шунда ук үзенең кирәклеген һәм актуальлеген күрсәтте – биш ел яшь гаиләләр өчен ташламалы социаль ипотека программасын гамәлгә ашыру дәвамында Татарстанда 2 959 яшь пар торак алды.

Программа зур шәһәрләрдә яшәүчеләр арасында аеруча популяр. Лидер булып Казан шәһәре тора. Биредә 5 ел дәвамында 1984 гаилә яңа төзелгән йортлардан фатир алган. Дәүләт торак фонды Чаллыда 448 гаиләне, Түбән Камада 282 гаиләне торак белән тәэмин иткән.

Программада катнашучыларга «кер дә яши башла» принцибы нигезендә тулысынча ремонтлы фатирлар бирелә. Фатирларда барлык кирәкле сантехника, счетчиклар, датчиклар урнаштырылган. Социаль ипотеканың тагын бер өстенлеге – квадрат метрның бәясе. Ул базар бәясеннән шактый түбәнрәк.

Исегезгә төшерик, гаиләләргә торак шартларын яхшыртуда ярдәм күрсәтү – 2025 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә ашырыла башлаган «Гаилә» илкүләм проектының төп бурычларының берсе.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов гаиләләргә ярдәм итү һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклауның өстенлекле бурыч булуын берничә мәртәбә ассызыклады.

«Гаиләләргә ярдәм итү – безнең эшнең өстенлекле юнәлеше. Гаилә – күпмилләтле дәүләтебезнең нигезе, һәр кеше өчен ышанычлы тыл һәм таяныч. Ул традицион кыйммәтләрне ныгыта, буыннар дәвамчанлыгын саклый», - дип билгеләп үтте Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot