Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнехановның иҗтимагый ярдәм штабы составына ике журналист керде
«Бердәм Россия» тарафыннан ТР Рәисе сайлауларына тәкъдим ителгән Рөстәм Миңнехановның иҗтимагый ярдәм штабы составына ике журналист керде. Бу хакта ТР Журналистлар берлеге хәбәр итә.
Болар – ТР Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов һәм ТНВ хәрби хәбәрчесе Зөфәр Дәүләтшин.
Штабны җәмәгатьчелек фикере лидерлары, профессионаллар, югары социаль капиталга ия кешеләр тәшкил итә, алар татарстанлылар арасында Рөстәм Миңнеханов кандидатурасына киң хуплау белдерүләрен ассызыклый.
Алга таба штаб вәкилләре сайлау алды чараларында катнашачак, муниципаль районнарга һәм шәһәр округларына чыгачак. Иҗтимагый ярдәм штабы әгъзаларының төп бурычы – турыдан-туры агитация алып бару.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз