Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнехановның Акдус кушаматлы алабаена дүрт яшь тулды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Акдус кушаматлы алабаена дүрт яшь тулды. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Telegram-каналында сөйләде.
«Бүген сезнең яраткан Акдуска 4 яшь тула. 2021 елда кечкенә алабайны Рөстәм Миңнехановка Төрекмәнстан Президенты хөрмәт һәм нык дуслык символы буларак бүләк итте. Акдусның ничек үсүенә караганда, бу дуслык елдан-ел ныгый бара», - дип язган Галимова.
ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе шулай ук 2021 елда Рөстәм Миңнехановның көчек белән беренче танышуы төшерелгән видеоролик урнаштырган.
Ак төстәге көчекне Рөстәм Миңнехановка 2021 елда ул чакта Төрекмәнстан Президенты булган Гурбангулы Бердымөхәммәдов бүләк итте. Татарстан Рәисе даими рәвештә йорт хайванының фотолары белән бүлешә. Быел кышын ул Акдуска чип куйдыру турында сертификат фотосын урнаштырды һәм татарстанлыларны этләрен теркәргә чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз