Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнехановка Зур Мисыр музеенда Тутанхамон битлеген күрсәттеләр
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Каһирәгә визиты барышында Зур Мисыр музеенда булды, анда ул фиргавен Тутанхамонның күмелгәндәге алтын битлеген карады. Бу хакта MAX мессенджерындагы каналында ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Мисырга килеп Тутанхамон битлеген күрмичә китеп булмый. Бу Зур Мисыр музееның төп артефакты, ул асылташлар белән инкрустацияләнгән 10 килограммнан артык авырлыктагы алтын битлектән гыйбарәт», - дип билгеләп үтте Галимова.
Битлек Мисырның милли байлыгы булып тора, дип өстәде ул.
Видео: Лилия Галимованың MAX мессенджерындагы рәсми каналы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз