news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Миңнехановка юк дип әйтә алмыйм»: Малайзия премьер-министры Казанга килү сәбәбен аңлатты

Малайазия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим Татарстан башкаласына ни өчен килүен аңлатты. Бу хакта республика Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.

Ибраһим сүзләренчә, кичә Россия Президенты Владимир Путин белән сөйләшүдә ул: «Миңнеханов әфәндегә юк дип әйтә алмыйм», – диде.

Бу сүзләр Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов һәм Әнвәр Ибраһим очрашуында әйтелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot