news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнехановка Үзбәкстанда Бохарадагы сәнәгать паркын үстерү генераль планы тәкъдим ителде

Миңнехановка Үзбәкстанда Бохарадагы сәнәгать паркын үстерү генераль планы тәкъдим ителде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Бохара сәнәгатьне үстерү комплексы» махсус сәнәгать паркы мәйданчыкларында булды, биредә аңа мәйданы 1 мең гектар тәшкил иткән объект территориясен үстерү буенча генераль планны тәкъдим иттеләр.

«Узган елның октябрендә Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёевның Татарстанга сәфәре вакытында аңа махсус икътисади зоналарның эше буенча республика тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр. Проектлар зур кызыксыну уятты. Нәтиҗәдә, хезмәттәшлек турында Меморандум имзаланды, аның нигезендә республика махсус икътисади зона төзелеше буенча консультация бирергә әзер», - дип белдерде ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

2024 елның февралендә Шәүкәт Мирзиёевның карары белән махсус сәнәгать паркы булдырылды, ул Бохара үзәгеннән – 20, халыкара аэропорттан 11 километр ераклыкта урнашкан, шулай ук янәшәдән тимер юл уза.

Беренче этапта электр ярдәмче станциясе, ике сәнәгать объекты, административ блок, укыту үзәге, таможня бинасы, йөк автомобильләренә хезмәт күрсәтү урыны төзү ниятләнә.

Рөстәм Миңнеханов проектны уңышлы гамәлгә ашыру өчен инде төзелеш этабында ук резидентлар җәлеп итүнең әһәмиятенә игътибар юнәлтте.

«Иң мөһиме – бирегә киләчәк инвестор. Инде бүген үк резидент хакында күзаллау булырга тиеш», - дип искәртте ул.

Ул сәнәгать паркы биргән төп преференцияләрне чагылдырган документлар пакеты формалаштырырга, шулай ук махсус икътисади зона ачылганда билгеләнгән шартларны якындагы 10 ел дәвамында сакларга киңәш итте.

Рөстәм Миңнехановны озатып йөргән Үзбәкстан энергетика министры Журабек Мирзамәхмүдов резидентлар сыйфатында шул исәптән Татарстандагы партнерларны да җәлеп итәргә әзер булулары хакында хәбәр итте. Ул шулай ук ил Президенты күрсәтмәләре кысаларында Татарстан белән хезмәттәшлек итү барышында махсус зонаны эшләтеп җибәрү өчен кирәкле беренче база объектларының быелның ахырына файдалануга тапшырылачагын әйтте.

Кичә кич Татарстан Рәисенең эш сәфәре белән Бохарага килүе хакында хәбәр ителгән иде. Якшәмбе көнне ул, махсус сәнәгать паркы мәйданчыкларында булудан тыш, өлкә хокиме белән дә очраша. Моннан тыш, дүшәмбе республика делегациясе «ИННОПРОМ. Үзәк Азия» Халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашачак.

Фото: ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100