Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнехановка «Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар советында проектлар тәкъдим ителде
Татарстан Хөкүмәте йортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышы узды. Россиянең төрле төбәкләреннән компанияләр сәнәгый автоматлаштыру, иминлек, химия һәм биотехнологияләр өлкәсендә яңа проектлар тәкъдим иттеләр. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Роботех» (Пермь) компаниясе сәнәгать производстволарын цифрлаштыру өчен карарлар тәкъдим итте. Генераль директор Денис Худяков республикада роботлаштыру һәм сәнәгый 3D-басма өлкәсендәге инновацион проектларны берләштерәчәк Автоматлаштыру һәм аддитив технологияләр үзәген булдырырга тәкъдим итте.
Инициативаны гамәлгә ашыру заманча технологияләрне кертүне тизләтергә, фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструктор эшләрен киңәйтергә, инженерлык компетенцияләрен формалаштырырга һәм яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, җитештерүне роботлаштыру һәм автоматлаштыру икътисадның конкурентлыкка сәләтле булуында мөһим фактор булып тора һәм федераль җитәкчелек өстенлекләре исәбендә тора. Ул «Роботех» компаниясе белән хезмәттәшлек турында килешү әзерләргә кушты.
«Аргус-Спектр» (Санкт-Петербург) башкарма директоры Михаил Левчук янгын иминлеге һәм периметрны саклауның үткәргечсез системалары турында сөйләде. «Стрелец-ПРО» флагман системасы объектларны комплекслы саклауны, шул исәптән периметрны контрольдә тотуны, вибробеләзекләр кулланып персоналны мониторинглауны, биналарны саклауны һәм янгын турында хәбәр итүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Бүген компания продукциясе бөтен дөнья буйлап, шул исәптән Татарстанда, 200 меңнән артык объектта кулланыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз