Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнехановка Россия спецназ университетының тренировка мәйданчыкларын күрсәттеләр
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чечняга сәфәре вакытында Владимир Путин исемендәге Россия спецназ университетында булды. Аңа тренировка мәйданчыкларын һәм учреждение территориясендәге техниканы күрсәттеләр, дип хәбәр итте ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Уку үзәге 2013 елның 1 августында Халыкара уку үзәге буларак нигезләнә, ә соңыннан университет статусын ала. Хәзер ул үсеш алган инфраструктуралы укыту-тренировка комплексы булып тора.
Университет эшенең төп юнәлешләреннән берсе – дәүләт структуралары өчен махсус билгеләнештәге бүлекчәләр әзерләү. Моннан тыш, учреждение югары казанышлар спортын үстерү белән шөгыльләнә һәм хәрби-патриотик һәм физик тәрбия программаларын гамәлгә ашыра.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Университет шулай ук Россия һәм дус дәүләтләрнең көч министрлыклары һәм ведомстволары белгечләре арасында тәҗрибә уртаклашу өчен бердәм мәйданчык буларак эшли.
Комплекста булганда Миңнеханов аның инфраструктурасы белән танышты. Татарстан Рәисенә белгечләр әзерләү өчен кулланыла торган тренировка мәйданчыкларын, шулай ук техниканы күрсәттеләр.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз