news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнехановка «Раритэк Холдинг» җәмгыяте газ-мотор техникасы яңалыкларын тәкъдим иттеләр

Миңнехановка «Раритэк Холдинг» җәмгыяте газ-мотор техникасы яңалыкларын тәкъдим иттеләр
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Раритэк Холдинг» акционерлык җәмгыятенең газ-мотор техникасы презентациясендә катнашты. Стенд Петербург халыкара газ форумында Татарстанның төп презентация мәйданчыкларының берсе иде, анда газ-мотор ягулыгы белән эшләүче авыл хуҗалыгы һәм коммуналь техника яңалыклары тәкъдим ителде. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Форумда катнашучылар һәм кунакларның игътибарын «Раритэк Холдинг» һәм «ТПК МТЗ-Татарстан» җәмгыятьләренең уртак эшләнмәләре җәлеп итте.

Аерым алганда, сертификация сынауларын уңышлы узган MMZ-262NG газ поршене белән эшли торган двигательле Беларус-1221GT тракторы (»Раритэк» белән тыгыз хезмәттәшлектә Минск мотор заводының Д-262 дизель двигателе базасында эшләнгән). Тракторның куәте 130 ат көченә һәм алга әйдәп баручы көчәйтелгән мост белән 4×4 тәгәрмәч формуласына ия. Трактор чикләнгән вакыт аралыгында зур мәйданнарны эшкәртергә мөмкинлек бирүче киңколачлы авыл хуҗалыгы коралларын файдалана ала. Шулай ук техника төзелештә, юл һәм коммуналь хезмәтләрдә һәм транспорт эшләрендә киң кулланыла.

Газ форумында беренче тапкыр 380 ат көчендәге двигатель куәте белән Ростсельмаш-2375 газ моторлы тракторы үрнәге тәкъдим ителгән. Ул «Ростсельмаш» һәм «Раритэк Холдинг» җәмгыяте хезмәттәшлеге нәтиҗәсе. Трактор 6 нчы тарту классына карый һәм әлеге модель — сыекландырылган табигый газ белән эшләү өчен югары куәтле авыл хуҗалыгы тракторларын үзгәртеп коруның беренче тәҗрибәсе. Басуда сынап карау вакытында газ-мотор машинасы дизель ягулыгындагы эталон үрнәгеннән 12 процентка зуррак җитештерүчәнлек күрсәткән.

«Раритэк Холдинг» акционерлык җәмгыяте продукциясен презентацияләү ахырында Рөстәм Миңнеханов катнашында «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ өчен сыекландырылган табигый газга эшләүче газ-мотор техникасын файдалануга тапшыру тантанасы узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100