Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнехановка «Навои» икътисади зонасындагы индустриаль парк мәйданчыклары тәкъдим ителде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка «Навои» ирекле икътисади зонасы территориясендәге индустриаль парк мәйданчыкларын тәкъдим иттеләр. Искәртеп узабыз, ТР җитәкчесе эш сәфәре белән Навои өлкәсенә килде. Ул анда хоким Нормат Турсунов белән очрашты.
ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, индустриаль парк территориясендә ике җитештерү корпусы төзелә. Алар кирәкле барлык инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы белән тәэмин ителәчәк, әлеге әзер биналар алга таба индустриаль парк резидентларына арендага биреләчәк.
Хәзерге вакытта «Навои» ирекле икътисади зонасы территориясендә төзелә торган индустриаль парк территориясендә инвестицион проектларны гамәлгә ашыру буенча 3 компания белән меморандумнар имзаланган.
Искәртеп узабыз, Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәре кысаларында яңа сәнәгать паркының мәйданчыкларында булырга өлгерде инде. Анда Татарстан җитәкчесенә мәйданы 1 мең гектар тәшкил иткән объект территориясен үстерү буенча генераль планны тәкъдим иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз