news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнехановка Людвиг Нобель премиясен бирделәр

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Людвиг Нобель премиясе лауреаты булды. Бүләкләү тантанасы бүген Санкт-Петербургта узды, дип хәбәр итте ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үзенең МАКС каналында.

Постта билгеләп үтелгәнчә, әлеге бүләк ел саен Россия үсешенә һәм чәчәк атуына зур өлеш кертүче, үзләренең һөнәри эшчәнлекләрендә новатор һәм лидер булган, шулай ук Россия халкының рухи-әхлакый кыйммәтләрен һәм традицияләрен саклауга аерым шәхси өлешен кертүче кешеләргә бирелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot