Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнехановка КНИТУ-КХТИда Чистайда ясалган һәм Сахалинда табылган гранатаны күрсәттеләр
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Казан милли тикшеренү технология университетында югары уку йортының «Химик» эзләү отряды вәкилләре Бөек Ватан сугышы вакытында Чистайда ясалган һәм соңыннан Сахалинда табылган гранатаны күрсәттеләр. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бинаның холлында Бөек Ватан сугышында катнашкан КНИТУ студентларына һәм укытучыларына багышланган экспозицияне караган вакытта эзләүчеләр сугышчыларның табылган шәхси әйберләрен һәм аларның эше төшерелгән фотосурәтләрне күрсәтте.
«Иң кызыклы экспонат сугыш елларында бездә, Чистайда эшләнгән. Менә бу граната. Безнең эзләүчеләр аны Сахалинда тапты», - диде эзләү отрядында катнашучыларның берсе.
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Моннан тыш, 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз