news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнехановка Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Мәхәббәт кайда җиңә» күргәзмәсен тәкъдим иттеләр

Миңнехановка Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Мәхәббәт кайда җиңә» күргәзмәсен тәкъдим иттеләр
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы алдыннан «Мәхәббәт кайда җиңә» фотокүргәзмәсен тәкъдим иттеләр. Тәкъдим итү чарасын ТР Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова үткәрде.

Республика Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе инициативасы белән оештырылган проект 53 фронтовикның гаилә тарихын ача.

Экспозиция архив фотолары һәм документлар урын алган 45 стендтан тора. Аның геройлары арасында Тукай районыннан Советлар Союзы Герое Николай Якупов һәм Ленин ордены ияләре: Саба районыннан Мөхәммәт Закиров һәм Әтнә районыннан Фәйзи Галиев тә бар. Проектта иң зурысы - фронтовик Котдус Мөлеков династиясе, аның нәселендә 139 кеше исәпләнә.

ЗАГС хезмәткәрләре материалларның бер өлешен проектта катнашучы 14 ветеран белән шәхси очрашулар вакытында җыйган. Алар шулай ук фронтовикларның балалары һәм оныклары белән аралашты, гаилә архивларын, фронт хатларын өйрәнде, шәхси альбомнардагы фотосурәтләрне цифрлаштырды.

«Фотокүргәзмәнең максаты - сугыш геройларын яңа яктан ачу, фронтовикларның йөрәкләрен җылытучы мәхәббәт, яраткан кешеләренең һәм туганнарының хатлары аларга сугышның авыр сынауларын узарга һәм исән-сау кайтырга ярдәм итүе, шулай ук үз парлары белән ничек танышулары һәм аерылышу вакытында мәхәббәтнең авыр сугыш елларын ни рәвешле кичерүе, ышаныч һәм өмет хисенең ничек җиңәргә ярдәм итүе хакында сөйләү», - дип белдерделәр ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсендә.

Күргәзмәне ел дәвамында республиканың төрле мәйданчыкларында күрергә мөмкин булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100