news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнехановка детальләрне ремонтлау һәм реверс-инжиниринг технологияләрен тәкъдим иттеләр

Башкаланың «Саклагыч капламаларның технологик системалары» компаниясенең коммерция директоры Александр Красавин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка детальләрне ремонтлау һәм реверс-инжиниринг технологияләрен күрсәтте. Үз проектын ул Татарстан Министрлар Кабинетында «Татнефтехиминвест-холдинг» утырышында тәкъдим итте.

«Барысы да курка, аны кыйммәтле һәм озак көтәргә кирәк, дип саныйлар. Әмма пилот үрнәген алгач, әзер эшләнмә алуга кадәр 1-2 ай уза», - дип сөйләде Красавин реверс-инжиниринг турында.

Компания вәкиле сөйләгәнчә, алар лазер эретмәсе технологиясен куллана, бу яңаны алуга караганда, күпкә арзанракка төшә.

«Нәкъ менә капламаларга вакытында хезмәт күрсәтү детальләрнең җитештерүчәнлеген югалтмаска, ә кайвакыт аларны арттырырга мөмкинлек бирә», - диде докладчы.

news_right_1
news_right_2
news_bot