news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнехановка Чистай һәм Түбән Каманың яңа епискобын тәкъдим иттеләр

Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Чистай һәм Түбән Каманың яңа епискобы Филаренны (Гаврин) тәкъдим итте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Элегрәк епископ Филарет 2024 елдан Херсон өлкәсе территориясендә урнашкан Скадов һәм Алешкин епархиясен җитәкләгән иде. Элеккеге Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пахомий (Брусков) хәзер Новгород митрополиясенең Боровичск һәм Пестовск епархиясендә хезмәтен дәвам итә.

Рөстәм Миңнеханов Чистай һәм Түбән Кама епархиясенең яңа архиереясенә хезмәтендә уңышлар теләде, күпмилләтле һәм күпконфессияле республикада тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуның мөһимлеген билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot