news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: БРИКС саммиты Татарстанның Россия-Кытай хезмәттәшлегендә активлыгын арттыра

Миңнеханов: БРИКС саммиты Татарстанның Россия-Кытай хезмәттәшлегендә активлыгын арттыра
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россия һәм Кытай арасындагы мөнәсәбәтләрне югары дәрәҗәдә үстерү төбәк дәрәҗәсендәге элемтәләрне киңәйтү өчен көчле этәргеч бирде. Казанда БРИКС саммиты республиканың бу илләр арасындагы гамәли хезмәттәшлектә активрак катнашуына, конкурентлык сәләтен арттыруга ярдәм итәчәк. Бу хакта, Xinhua агентлыгына Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

«Уртак тырышлык нәтиҗәсендә безнең хезмәттәшлек дәрәҗәсе даими рәвештә күтәрелә. Төрле шәһәрләр арасында алмашулар һәм хезмәттәшлек тыгызлана бара, һәм бездә хезмәттәшлек тәҗрибәсе арта бара», - диде Миңнеханов.

Ул искәрткәнчә, Татарстан күп еллар дәвамында Кытай белән мөнәсәбәтләрне үстерүгә зур игътибар бирә, Шаньдун һәм Сычуань провинцияләре белән тугандаш багланышлар урнаштырды. Моннан тыш, Аньхой, Чжэчзян, Хэйлунцзян, Цзянси һәм башка провинцияләр һәм шәһәрләр белән хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды. Казан Ханчжоу һәм Гуанчжоуның тугандаш шәһәре булып тора, шулай ук сәүдә һәм икътисад, гуманитар фәннәр, фән һәм техника өлкәсендә Шэньчжэнь, Чэнду, Сиань һәм башкалар белән мөнәсәбәтләрне үстерә.

  • БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза.
news_right_1
news_right_2
news_bot