news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Журналистика үзгәрә, аңа яңа технологияләр һәм форматлар кертелә

Журналистика тармагы бүген бик тиз үзгәрә, әмма аудиториягә карата җаваплылык һәм хөрмәт турында истә тоту мөһим. Бу хакта милли массакүләм мәгълүмат чараларының XI форумында катнашучыларга сәламләү телеграммасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдергән.

«Бүген журналистика бик тиз үзгәрә, актив рәвештә яңа технологияләр һәм эш форматлары кертелә. Әмма иң мөһиме – һәр сүз өчен җаваплылык, аудиториягә хөрмәт һәм үз иленә тугрылык үзгәрешсез кала. Милли массакүләм мәгълүмат чаралары тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга, мәдәни мирасны һәм тарихи хәтерне саклауга зур өлеш кертә, яшьләрне патриотик тәрбияләүгә ярдәм итә», – дип язган хатында ТР Рәисе.

Форумның эшлекле көн тәртибе медиа тармагының актуаль мәсьәләләрен үз эченә ала: региональ массакүләм мәгълүмат чараларын цифрлы трансформацияләү, ясалма фәһемне нәтиҗәле куллану, Россия халыклары телләрен үстерү һәм аларга ярдәм итү, дип өстәгән Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot