Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: Зур спорттан башка яшьләр спортын үстерү бик кыен
Яшь буын өчен үрнәк булырлык профессиональ спорт командалары булмаса, яшьләр спортын югары дәрәҗәгә күтәрү бик авыр. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә белдерде.
«Югары осталыкка ия командаларның булуы бик мөһим – без яшьләрне нәкъ менә шундый үрнәкләрдә тәрбиялибез. Барысы да профессиональ спортчы булырга тиеш түгел, әмма спорт белән шөгыльләнү һәркем өчен зарур», – дип ассызыклады Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, республикада спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырыла – соңгы биш ел эчендә генә дә Татарстанда 220 спорт объекты төзелгән.
«Безнең спорт өлкәсендә мөмкинлекләребез бик зур. Хәзер һәр районда бассейннар бар, бик тиздән һәр районда боз сарайлары да булачак. Алдагы биш ел эчендә бөтен районнарда да футбол манежлары төзеп бетерергә ниятлибез», – дип планнары белән уртаклашты Татарстан Рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз