news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «Зенит-Казан» командасын 12нче тапкыр чемпион булуы белән котлады

Миңнеханов «Зенит-Казан» командасын 12нче тапкыр чемпион булуы белән котлады
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Зенит-Казан» волейбол клубын Россия чемпионатында 12нче тапкыр җиңүе белән котлады. Бу хакта «Татар-информ» телеграммага сылтама белән хәбәр итә.

Казан командасының ышанычлы җиңүе спортчыларның осталыгы югары дәрәҗәдә булуын, тренерлар, команда җитәкчеләре һәм менеджерларның профессионализмын кабат исбатлады, дип белдерде республика җитәкчесе.

«Сез киләчәктә дә, Татарстанның спорт имиджын ныгытуга ярдәм итеп, популяр булып калырсыз дип ышанам. Сезнең белән горурланабыз! Барыгызга да нык сәламәтлек һәм яраткан республикагыз хакына яңа уңышлар телибез», диелгән телеграммада.

Котлау ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшинга, «Зенит-Казан» волейбол клубы президенты Рифкать Кантюковка, ТР «Динамо» физкультура-спорт оешмасы рәисе Әсгать Сәфәровка, команданың өлкән тренеры Алексей Вербовка һәм волейбол командасы коллективына юлланган.

Билгеле булганча, «Зенит-Казан» волейбол клубы Мәскәүнең «Динамо» командасын җиңде һәм 12нче тапкыр Россия чемпионы булды. Очрашу Мәскәүдә узды. Казанлылар беренче һәм икенче партияләрдә җиңү яулады, өченчедә оттырды һәм, уенның язмышын да, тулаем чемпионат финалын да хәл итеп, дүртенчесендә җиңүгә иреште. Матч исәбе - 3:1 (25:20, 25:22, 17:25, 25:20). Сериянең гомуми исәбе - 3-0.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100