news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «Зенит-Казан» һәм «Динамо-Ак Барс» уенчыларын һәм остазларын бүләкләде

«Зенит-Казан» ир-атлар волейбол клубы һәм «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубы уенчылары һәм остазлары, шулай ук «Зенит» волейбол клубы директоры быел Россия чемпионатында ирешкән уңышлары өчен Татарстан Республикасы бүләкләренә лаек булды. Бу карарны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

«Зенит-Казан» волейболчылары Дмитрий Волков, Сэм Деро, Алексей Кононов, Мика Кристенсон, Андрей Сурмачевский һәм Илья Федоров ир-атлар илкүләм чемпионатында җиңгән өчен Татарстанның «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.

«Динамо-Ак Барс» волейболчылары Анастасия Ануфриенко, Мария Бибина, Екатерина Енина, Ангелина Лазаренко, Елизавета Лукьянова, Брайелин Мартинес, Полина Матвеева, Элена Пьетрини һәм Ангелина Сперскайте хатын-кызлар илкүләм чемпионатында җиңгән өчен шул ук бүләккә лаек булды.

Спортчылары «югары нәтиҗәләргә» ирешүенә «зур өлеш керткәне өчен» команданың баш тренеры Зоран Терзич шул ук «Фидакарь хезмәт өчен» медален алды.

«Зенит» волейбол командасы директоры Олег Брызгалов һәм клубның баш тренеры Алексей Вербов спортчыларының җиңүенә «аерым өлеш керткәне» өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100