Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Жапаровка ике лачын-балобанга сертификат тапшырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Президенты Садыйр Жапаровка ике лачын-балобан бүләк итәргә дип сертификат тапшырды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Безнең хезмәттәшлекнең мөһим юнәлешләренең берсе – биологик төрлелекне саклау мәсьәләләре», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, мондый үзара алмашу сирәк биологик төрләрне сакларга һәм арттырырга мөмкинлек бирә.
Соңгы елларда Татарстан Республикасында лачын-балобан популяциясен торгызу буенча зур эш алып барыла. Элегрәк, 2025 елда, Кыргызстан Республикасы Татарстанның таулы Алтайдагы «Кар барсы» үзәгенә популяциясен торгызу өчен өч ирбис бүләк иткән иде.
Кичә Рөстәм Миңнеханов Садыйр Жапаров белән очрашты. Яклар, аерым алганда, Татарстан белән Кыргызстанның сәүдә-икътисади хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар. Татарстан Республикасы Рәисе сүзләренчә, узган ел нәтиҗәләре буенча, үзара товар әйләнеше 2025 елдагыдан өчтән бер өлешкә арткан һәм 182 млн АКШ долларыннан артып киткән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз