news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Зәңгәр күлләрне төзекләндерүне өстенлекле бурыч дип атады

Миңнеханов Зәңгәр күлләрне төзекләндерүне өстенлекле бурыч дип атады
ТР Рәисе матбугат хезмәте

Зәңгәр күлләрне төзекләндерү өстенлекле бурыч булып тора. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әлеге территорияне алга таба үстерү буенча күчмә киңәшмәдә белдерде. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Зәңгәр күлләрнең территорияләрен алга таба төзекләндерү планнары турында «Татарстан шәһәрләре үсеше институты» фондының «Табигать территорияләрен үстерү дирекциясе» департаменты җитәкчесе Оксана Саргина сөйләде.

Шул исәптән монда туристлык сервислары белән экокапка булдыру һәм кластерга автомобиль керүне чикләү планлаштырыла. Машиналар өчен аерым парковка зоналары оештырыла. Җәяүлеләр өчен юллардан тыш, монда мәгълүмат үзәкләре һәм прокат, лекторий, визит-үзәкләр, җәмәгать туклануы нокталары булган модульле павильоннар барлыкка килергә тиеш. Җәяү йөрү зоналары буйлап мәгълүмат һәм навигация стендлары, шулай ук күзәтү мәйданчыклары урнаштыру планлаштырыла.

Докладчы күлләрне экотернәкләндерүне мөһим мәсьәлә дип атады. Зур булмаган мәйданга елына 120 мең турист килә. Югары антропоген йөкләнеш экосистема торышының начараюына һәм табигый территориянең пычрануына китерде. Сулыкларда уникаль флора һәм фаунаны торгызу өчен биотехник чаралар үткәрергә җыеналар.

«Зәңгәр күлләр - уникаль табигый байлык, безнең мирасыбыз. Ләкин хәзер эшләмәсәк - бу күлләрне югалту куркынычы бар. Бөтен кирәкле тернәкләндерү чараларын оештырырга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, киңәшмәдә күлләр территорияләрендә идарә һәм контроль мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Очрашу Зур Зәңгәр күл янында оештырылган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100