Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Зәй районының экс-башлыгы вафат булу сәбәпле, гаиләсенең кайгысын уртаклашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зәй районының элекке башлыгы Татьяна Воропаеваның вафаты сәбәпле, аның тормыш иптәше Николай Воропаевның кайгысын уртаклашты.
Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашу телеграммасында әйткәнчә, Татьяна Воропаева якты, көчле шәхес, талантлы җитәкче һәм чын профессионал булды. Аның хезмәте һәрвакыт туган җире иминлегенә юнәлгән иде.
«Зәй халкы арасында ул аеруча хөрмәткә ия. Алар өчен ул педагог һәм район башлыгы буларак күпне эшләде. Ул республикада муниципаль берәмлекне җитәкләгән беренче хатын-кыз булды. Югары җаваплылык һәм эшкә битараф булмау аңа парламент дәрәҗәсендә мөһим инициативаларны тормышка ашырырга, гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга саллы өлеш кертергә ярдәм итте», – диелә хәбәрдә.
Республика Рәисе сүзләренчә, Татьяна Воропаева лаеклы тормыш яшәгән һәм үзеннән соң якты истәлек калдырган. Ул Николай Воропаевның, шулай ук балалары – Андрей һәм Юлиянең тирән кайгысын уртаклашкан, бу авыр вакытта аларга көч һәм таяныч теләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз