news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Зәй районында урып-җыю кампаниясенең барышын бәяләде

Миңнеханов Зәй районында урып-җыю кампаниясенең барышын бәяләде
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Зәй районында булды. Республика башлыгы кырлар өстеннән очты һәм урып-җыю эшләренең барышы белән танышты, авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсен карады, хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар, авыл җирлекләре башлыклары һәм район активы белән очрашу үткәрде. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Район башлыгы хәбәр иткәнчә, урып-җыю эше план режимында бара. Мәйданның 33 процентында урып-җыю башкарылган. Бу атнада көзге игеннәрне җыеп бетерү планлаштырыла», - диелә хәбәрдә.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры билгеләп үткәнчә, район гадәттәгечә урып-җыю буенча алдынгылар рәтенә керә. Шул ук вакытта терлекчелек буенча проблемалар бар – терлекләрнең баш санын арттыру таләп ителә.

«Рөстәм Миңнеханов үз чиратында терлекчелек буенча эшне көчәйтергә кирәклегенә игътибар итте. Яңа территорияләр белән эшләүгә килгәндә, республика Рәисе районның ярдәм буенча актив эш алып баруын билгеләп үтте. Ул хәбәр иткәнчә, барлык республика программалары дәвам итәчәк», – дип хәбәр итә матбугат хезмәте җитәкчесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot