news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Ютазы районында «Дубравушка» лагерен карады һәм балалар белән аралашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ютазы районында «Дубравушка» балалар сәламәтләндерү лагерендә булды.

Әлеге үзәк 1957 елдан бирле эшли. Соңгы ике елда объектта реконструкция үткәрелде, дип хәбәр итте республика Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Лагерь территориясендә өч корпус бар. Миңнеханов йокы бүлмәсен, уен урыннарын, медпунктны һәм ашханәне карап чыкты. Шунда ук универсаль тренажерлар куелган спорт мәйданчыгы, волейбол һәм футбол кыры да бар. Ел саен каникуллар вакытында лагерь 95 баланы кабул итә ала.

Республика җитәкчесе балалар белән дә аралашты.

«Ошыймы сезгә, әйбәтме? Ашаталармы сезне?» – дип сорады Рөстәм Миңнеханов балалардан.

Балалар бөтен сорауга да «әйе» дип җавап бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot