Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Ютазы районы кырларын карады һәм хуҗалык җитәкчеләре белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Ютазы районына килде. Ул, район урып-җыю эшләре белән танышу өчен, район кырларын карады.
Республика Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, кырларны караганнан соң Миңнеханов Ютазы районы механизаторлары, хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашты.

Бүген районда уңышның 15 проценты җыелган. Сөт җитештерүгә килгәндә исә, көнлек тулай савым – 50,8 тонна. Авыл хуҗалыгы оешмаларында мөгезле эре терлекнең баш саны 10 меңнән аз гына күбрәк.
Җитәкчеләр белән очрашуда торак-коммуналь челтәрләренең таушалу мәсьәләсе күтәрелде. Ютазы районында барлык төп юнәлешләр буенча уртача күрсәткеч 60 проценты тәшкил итә.
Миңнеханов әйткәнчә, иң ерак урнашкан районнарның берсе булуга карамастан, Ютазы барлык тармаклар буенча да яхшы күрсәткечләр күрсәтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз