Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов: Югары уку йортларында психологик хезмәтләрне үстерүне дәвам итәргә кирәк
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы киңәйтелгән утырышын үткәрде – ул белем бирү мохитендә психологик иминлек мәсьәләләренә багышланган иде.
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, соңгы өч елда республикада укучылар һәм студентлар катнашында шау-шу кузгаткан берничә вакыйга булган. Бу яшьләр мохитендәге тискәре процесслар хакында сөйли, алар психология дәрәҗәсендә тискәре йогынты ясый торган деструктив виртуаль берләшмәләргә барып тоташа.
Яшьләр һәм белем бирү мохитләрендә килеп туган киеренкелекне киметү өчен, фәнни потенциаль җәлеп ителгән һәм төрле проектлар гамәлгә ашырыла. Федераль һәм республика дәрәҗәсендәге уртак тырышлык әлеге феноменнарны өйрәнергә, шулай ук киләчәктә көтелгән куркынычны кисәтү һәм киметүнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен механизмнар булдырырга мөмкинлек бирде.
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, югары һәм урта уку йортлары дәрәҗәсендә яшьләр сәясәтендәге ведомствоара хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирергә һәм югары белем бирү системасында психологик хезмәтләрне үстерүне дәвам итәргә кирәк.
Бүгенге көндә тәрбия эшен оештыруда проблемалар, шулай ук психология өлкәсендә специфик белемнәргә һәм укучылар белән эшләүче квалификацияле психологларга кытлык күзәтелә.
Утырышта әйтелгәнчә, белгеч-психологлар функционалының бер өлешен цифрлы мохиткә күчерергә мөмкин. Очрашуда катнашучылар балигъ булмаган балалар һәм аларның әти-әниләренә психологик ярдәм оештыру өчен билгеләнгән цифрлы платформа булдыру концепциясен дә карады.
Террорчылыкка каршы комиссия әгъзалары шулай ук «Приоритет-2030» стратегик академик лидерлык программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм республикада белем бирү мохитенең иминлеген комплекслы рәвештә тикшерү буенча тәкъдимнәр хакында фикер алышты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз