news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Югары уку йортлары Россиянең технологик суверенитеты нигезе булырга тиеш

Россиянең технологик суверенитеты мәсьәләсе көннән-көн актуальләшә бара. Россиянең фәнни һәм инженерлык югары мәктәпләре яңа технологияләр белән тәэмин итәргә тиеш. Әмма аларның барлык проектларына коммерциализацияләү һәм икътисадның ихтыяҗына ориентацияләү җитми. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясенең «Татарстан Республикасында университет технологик эшмәкәрлеген үстерү» темасына багышланган утырышында шундый фикер әйтте.

«Бүген Россиянең технологик суверенитетын тәэмин итү бурычы ил үсеше өчен кабат мөһим булып тора. Аны хәл итү өчен көчле фәнни һәм инженерлык мәктәпләре бар. Әмма эшчәнлек нәтиҗәләрен коммерциализацияләштерү буенча компетенцияләр җитми. Шуңа күрә илнең социаль-икътисади үсешенең барлык стратегик инициативалары арасында университет технологик эшмәкәрлеге мәйданы бөтен ил һәм төбәкләр өчен аерым кызыксыну уята», - дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

Әлеге инструменттан нәтиҗәле файдалану икътисадның реаль секторына яңа технологияләрне эшләргә һәм гамәлгә кертергә генә түгел, ә укучыларга һәм фәнни-педагогика хезмәткәрләренә эшмәкәрлек күнекмәләрен өйрәтү мөмкинлеге бирәчәк, дип өстәде ул.

Утырышта Татарстанда студентлар стартапларын булдыру буенча агымдагы нәтиҗәләр турында фикер алыштылар һәм системаны үстерү буенча тәкъдимнәр белдерделәр. Шулай итеп, 2022 ел нәтиҗәләре буенча, республикадан 129 проект «Студентлар стартабы» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр арасына керде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100