news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов җылылык белән тәэмин итү челтәрләре торышына контрольне көчәйтергә кушты

Татарстанда яшәүчеләрнең тормыш эшчәнлеген тәэмин итү беренче мәсьәлә булып тора. Бу хакта Хөкүмәт Йортында киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Аның сүзләренчә, узган атнада төбәктә салкын булды, хәзер температура тотрыкланды, әмма республикада яшәүчеләрнең күбесе җылылык белән бәйле проблемаларга зарлануын дәвам итә.

«Социаль челтәрләрдә күпсанлы хәбәрләр һәм шикаятьләр теркәлгән. Аларның күп өлеше Казан, Чаллы зур муниципаль шәһәр округларыннан, Түбән Кама муниципалитетыннан килә. Әгерҗе шәһәрендә яшәүчеләр узган ел ахырыннан бирле җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итүдә өзеклекләр булудан зарлана. Шулай итеп, 18 гыйнварда Азнакайда авария булды, нәтиҗәдә 20 меңнән артык кеше яши торган 186 күп фатирлы торак йортны, шулай ук 26 социаль объектны җылылык белән тәэмин итү өзелде», - диде Татарстан Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, аварияне оператив рәвештә бетерүгә карамастан, мондый хәлләргә юл куярга ярамый - җылылык челтәрләрендә тәртип тәэмин ителергә тиеш, котельныйларны күзәтергә кирәк.

«Администрация башлыкларына, Төзелеш, торак һәм коммуналь хуҗалык министрлыгына, җылылык энергиясе белән тәэмин итүчеләргә челтәрләрнең торышын контрольдә тотуны көчәйтергә кирәк. Аларны вакытында ремонтлауны һәм хезмәт күрсәтүне тәэмин итәргә, ягып җылыту сезоны чорында авария булмасын өчен барлык чараларны күрергә», - дип йөкләде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100