news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Яз һәм Хезмәт бәйрәмендә Ту-160 самолётын җыючы-слесарь белән видео күрсәтте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яз һәм Хезмәт бәйрәмендә телеграм-каналында яшь белгеч Максим Колесников турында видеоролик куйган. Ул Горбунов исемендәге Казан авиация заводында эшли. «Ул үз үрнәгендә предприятидә эшләү дәрәҗәле һәм кызык булуы турында сөйли. Бүген Татарстан заводларында яшьләр өчен барлык шартлар да тудырылган Ә син самолет җыярга теләр идеңме?», - дип сораган язылучылардан республика җитәкчесе.

Максим Колесников - очу аппаратларын җыючы-слесарь предприятиедә икенче ел эшли. Ул стратегик Ту-160 бомбардировщигын җыюын сөйләде. Белгеч белдергәнчә, предприятиедә Россиянең иң яхшы самолетлары җитештерелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot