news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов ятимнәрнең коммуналь түләүләр буенча бурычлары булырга тиеш түгеллеген әйтте

Миңнеханов ятимнәрнең коммуналь түләүләр буенча бурычлары булырга тиеш түгеллеген әйтте
Салават Камалетдинов фотосы

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ятимнәргә бирелгән фатирларда торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләр өчен бурычлар җыелганын Һәм аларның булырга тиеш түгеллеген әйтте.

Ул район башлыкларына бу юнәлештә эшне көчәйтергә кушты. Ятим балаларның торак-коммуналь хуҗалык хезмәләре өчен бурычларын контрольдә тотарга кирәклеген искәртте. Коммуналь хезмәтләр өчен ятимнәрнең 51 млн сум бурычлары җыелган. 

"Торак биргәннәр икән, дәүләт хисабына бушлай яши алмыйлар, алар бөтен хезмәтләр өчен түләргә тиеш. Район башлыкларына мөрәҗәгать итәм. Төп бурычлар - Казан, Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзәндә. Ятимнәрне эшкә урнаштырырга кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

"1117 ятим баланың тораклары сакланган, калганнар тораксыз калган. Бу гаиләләрне контрольдә тоту, иминлеге какшаган гаиләләрне вакытында күзәтеп тору тиешле дәрәҗәдә булмавын күрсәтә. Нигә шулай килеп чыккан? Дәүләт бу сорауларны чишәргә тиеш", - диде Президент.

Аның сүзләренчә, республикада 9,5 мең ятим бала исәпләнә, 8, 5 меңе үзләрен тәрбиягә алган гаиләләрдә яши.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100