news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов ятим балаларга фатир алу өчен түләү билгеләү турында закон имзалады

Татарстанда 23 яше тулган ятим балаларга торак сатып алу өчен акча бирелә. Бу акча бер тапкыр бирелә һәм торак фондыннан фатир алуга альтернатива булып тора. Бу турыда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган канунда әйтелә.

Бу акчаны торак алганда, шулай ук кредитны түләп бетерү өчен кулланырга була. Икенче вариантны сайлаган очакта, акча алучы махсус торак фондыннан фатирга дәгъва итә алмаячак.

Вәкаләтле орган акчаны куллануны контрольдә тотачак, шул исәптән сатып алына торган торакның санитар, техник нормаларга һәм закондагы башка таләпләргә туры килүен, йортның авария хәлендә дип танылу, аның сүтелергә яки реконструкцияләнергә тиешлеге турында мәгълүмат булмавын да тикшерәчәк.

«Акча алу хокукы торак алу турындагы документ – сертификат белән раслана», – диелә текстта.

Искәртеп үтик, бу законны Татарстан Дәүләт Советы 2024 елның 15 февралендә кабул итте. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, түләү күләме якынча 4,4 млн сумны тәшкил итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100