news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов яшүсмерләргә энергетик эчемлек һәм зажигалка сатуны тыю турында канун имзалады

Татарстанда үсмерләргә энергетик эчемлекләр һәм зажигалкалар сатуны тыйдылар. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасының аерым закон чыгару актларына балигъ булмаганнарга аерым товарлар сатуны чикләү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» канун имзалады.

«Балигъ булмаганнарга тонусны күтәрә торган алкогольсез эчемлекләрне данәләп сату рөхсәт ителми. Балигъ булмаганнарны тонусны күтәрә торган алкогольсез эчемлекләр куллануга сатып алу юлы белән җәлеп итү яки аларга мондый эчемлекләрне тапшыру, эчемлекләрне кулланырга тәкъдим ясау яки таләп итү тыела», – диелә документ текстында.

Закон буенча, балигъ булмаганнарга гражданнарның шәхси көнкүреш ихтыяҗлары өчен сыекландырылган углеводород газы тутырылган товарларны данәләп сату да тыела. Моннан тыш, яшүсмерләрне сулыш алу аша газ иснәүгә җәлеп итү, шулай ук үсмердән газ иснәүне таләп итү тыела.

Документта аңлатылганча, андый товарлар исемлегенә сыекландырылган углеводород газы контейнеры яки баллоннары булган зажигалкалар керә. Соңгысы көнкүреш җиһазларын кабызып җибәрү өчен кулланыла. Тонус кертә торган алкогольсез эчемлекләр төшенчәсе конкретлаштырылмый, ләкин тиешле ГОСТка сылтама бирелә.

Күрсәтелгән таләпләрне бозучылар өчен административ штраф каралган. Аерым алганда, гражданнар – 3 меңнән 5 мең сумга кадәр, вазифаи затлар – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затлар – 100 меңнән 150 мең сумга кадәр штраф түләячәк.

Муниципалитетлар хакимияте административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазифаи затларны билгеләргә тиеш. Закон ун көннән соң үз көченә керәчәк.

Закон проектын депутатлар Татарстан Дәүләт Советының 36нчы утырышында кабул иткән иде. Парламентның Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров анлатканча, тонусны күтәрә торган, шул исәптән энергетик эчемлекләр кеше сәламәтлеге өчен куркыныч. Бу эчемлекләрдә кофеин, шикәр, витаминнар, аминокислоталар һәм үсемлекләрдән алынган матдәләр концентрациясе гадәти продуктларга яки үсемлекләргә караганда күбрәк. Болар барысы да үзәк нерв системасында даими үзгәрешләргә, йөрәк-кан тамырлары авыруларына, наркоманиягә китерергә мөмкин.

Зажигалкаларга һәм баллоннарга килгәндә, аларны сатуны тыю яшүсмерләр арасында сниффинг (көнкүреш газы иснәү) таралу белән бәйле. Бу төр токсикомания аритмия китереп чыгарырга һәм йөрәкне туктатырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100