Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов «Яшьләр вакыты» фестивале кунакларына мөрәҗәгать итте
«Яшьләр вакыты» фестивалендә катнашучыларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Фестиваль республика башкаласында «Казан» гаилә үзәге янында уза. Тиешле видеоны ТР Рәисе матбугат хезмәте таратты.
«Сезнең күбегез бүген беренче тапкыр сайлауда катнашты. Бүген сез безнең зур илебез, туган республикабыз язмышы һәм үз киләчәгегез өчен тавыш бирдегез», - дип ассызыклады төбәк җитәкчесе.
«Авыр вакытларда Татарстан яшьләренең бердәм булып калуы һәм актив тормыш позициясе күрсәтүе сөендерә. Сезнең энергиягез, талантларыгыз, кыю идеяләрегез бүген үк Татарстан һәм бөек Россия үсешенең нигезен формалаштыра», – дип ышаныч белдерде ул.
«Алда сезне ачышлар һәм яңа җиңүләр көтә. Сез һәрвакыт безнең ярдәмгә өмет итә аласыз», - дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов һәм бәйрәмгә килгән һәркемгә бәхет, сәламәтлек һәм укуда уңышлар теләде.
Видео: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз