news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Яшьләр сәясәте – Татарстан һәм Россия үсеше өчен өстенлекле юнәлеш

Миңнеханов: Яшьләр сәясәте – Татарстан һәм Россия үсеше өчен өстенлекле юнәлеш
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Глобаль яшьләр саммиты пленар утырышында катнашты. Ул республика соңгы елларда уздырган спорт чаралары, инфраструктура үсеше һәм төбәктә яшьләр өчен булган мөмкинлекләр турында сөйләде.

«Яшьләр сәясәте – Татарстан һәм гомумән Россиянең кеше капиталын үстерү өчен өстенлекле юнәлеш. Тышкы тискәре факторларга иммунитеты булган шәхесне камилләштерү һәм гармонияле үстерү өчен нигез — ул балалар үсә торган тирәлек белән билгеләнүче сәламәт кыйммәтләр ориентирлары. Бу мәсьәләдә Интернет һәм заманча технологияләр аерым роль уйный. Мондый чакырулар көннән-көн актуальләшә бара. Болар барысы бездән эшнең яңа сыйфатын таләп итә. Еш кына яшьләр алар өчен дәүләт тарафыннан булдырылган мөмкинлекләр турында белми», - дип билгеләде Миңнеханов.

Бу уңайдан Рәис кунакларга республикада эшләүче яшьләр оешмалары турында сөйләде. Ул «Сәләт» бергәлеге, «Созвездие — Йолдызлык» хәрәкәте, Яшьләр дипломатиясе академиясе, «Беренчеләр хәрәкәте» һәм башкаларга аерым игътибар бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot