Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: «Яшел» технологиягә күчкәндә бизнес, җәмгыять мәнфәгатьләрен исәпкә алу кирәк
Татарстан икътисадны декарбонизацияләү юлыннан барачак, әмма шул ук вакытта яңа технологияләргә күчкәндә бизнесның да, тулаем алганда җәмгыятьнең дә мәнфәгатьләре исәпкә алынырга тиеш. Татарстан нефть һәм газ химиясе форумының пленар сессиясендәге үзенең чыгышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый фикерен белдерде.
«Экологик яктан чиста һәм куркынычсыз мохит – җәмгыять муллыгының нигезе. Сәнәгый иминлек, «яшел» технологияләрдән файдалану мәсьәләләре һәрвакыт актуаль булачак. Россия Президенты Владимир Путинның парник газларын атмосферага бүлеп чыгаруны киметү турындагы указы җәмгыятьнең төп байлыкларга (чиста һава, эчәргә яраклы су, урман һәм кырлар) булган табигый ихтыяҗына тулысынча туры килә», - диде Миңнеханов.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, экологиянең милли чикләре юк, ә әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт – һәр гражданинның җаваплылыгы. Бу юлда дәүләт һәм бизнес-бергәлекнең көчен берләштерергә кирәк.
«Бүгенге дөньяда барлык процесслар да теге яки бу яктан углеводородлардан файдалануга бәйле. Арзанлы энергия ресурслары – ил икътисадының көндәшлеккә сәләтле булуында төп һәм кирәкле шартлар. Углеводородлар – ягулык һәм энергия генә түгел, ә нефть химиясе өчен кыйммәтле чимал да. Дмитрий Менделеевның нефть һәм газны топкада ягу мичтә ассигнацияләр ягу белән бер үк дип әйтүе канатлы сүзгә әверелде», - дип искәртте республика Президенты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз