Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов «Ярдәм» бульварының төзекләндерү эшләре тәмамланган өлешен ачты
Казанның Серов урамында 3,9 га мәйданлы инклюзив бульвар төзелеше тәмамланган. Бу Россиядә мөмкинлекләре чикле кешеләр ихтыяҗларына тулысынча җайлаштырылган беренче объект. Бүген аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карады.
«Сезне чын күңелдән матур вакыйга белән котлыйбыз. «Казаноргсинтез» компаниясе гаять зур эш башкарды, күл тәртипкә китерелде. Республика һәм федераль программалар буенча бик зур эш башкарылган, тирә-якта йортлар ремонтланган», – диде Миңнеханов, җыелган кунакларга мөрәҗәгать итеп.
Серов урамында «Ярдэм» бульварының дүртенче чиратын ачу тантанасына бүген бик күп кунаклар җыелды. Бирегә якында яшәүче, шулай ук шәһәрнең башка районнарыннан балалы гаиләләр килгән. Монда бәйрәм концерты, мастер-класслар, лекцияләр һәм спорт активлыгы оештырылды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республикада һәм Россиядә беренче 3,9 га мәйданлы инклюзив бульвар тулысынча сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлаштырылган, ул 2024 елда «Ярдэм»үзәге янында ачылган. Биредә махсус җиһазлар куелган балалар һәм спорт мәйданчыклары, сәхнә, сенсор бакчасы, җәяү йөрү зоналары һәм башкалар барлыкка килде.
Быел «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында бульварның дүртенче чиратын төзекләндерү төгәлләнде. Территорияне яшелләндерделәр – 170 агач, 2,8 мең чәчәк һәм 1,2 мең куак утырттылар. Үсемлекләрне нигездә бульварның үзенчәлегенә әйләнгән күл тирәсенә урнаштырганнар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз