news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Янгыннар саны кимеде – бу гражданнарыбызның саклап калынган гомере

Узган елда янгыннар һәм аларда үлүчеләр саны кимеде. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе һәм ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов сөйләде.

«Күзәтчелек-профилактика чаралары комплексы, шулай ук янгын сүндерү хезмәте бүлекчәләренең оператив эше күрсәткечләрен яхшырту вазгыятьне шактый яхшыртырга мөмкинлек бирде. Бу – гражданнарыбызның саклап калынган гомере һәм мөлкәте!» – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе «Янгын хәбәрчесе урнаштыр – якыннарыңны сакла!» акциясен гамәлгә ашыруны уңай бәяләде. Янгын хәбәрчеләре урнаштыру инде нәтиҗәлелеген күрсәтте. Узган елда гына да кешеләр янгын чыгу турында әлеге җайланма ярдәмендә үз вакытында белә алган ун очрак теркәлгән. Бу 21 кешенең, шул исәптән 6 баланың, гомерен саклап калган.

Моннан тыш, республика Рәисе су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен яңа пляжлар булдыру эшен дәвам итәргә кирәк, дип ассызыклады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100