news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов «Яндекс транспорт» директоры Касыймов белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургта «Иннопром» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә «Яндекс Транспорт» компаниясе генераль директоры Денис Касыймов белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу вакытында республика җитәкчелегенә интеллектуаль транспорт инфраструктурасы системасын күрсәттеләр. Ул җәмәгать транспорты хәрәкәтен реаль вакыт режимында күзәтеп торырга, юл йөрү өчен контактсыз түләүне үстерергә һәм заманча цифрлы чишелешләр кертү исәбенә түләү дисциплинасын күтәрергә мөмкинлек бирә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый системаны куллану пассажирлар өчен сәфәрләрне уңайлырак итә ала. Ул шулай ук Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына проектны Түбән Камада сынап карарга кушты. Система уңышлы гамәлгә ашырылган очракта, аны республиканың башка муниципалитетларына да тәкъдим итәргә планлаштыралар.

Очрашудан соң Татарстан Рәисе барында Түбән Кама, «Яндекс Транспорт» ҖЧҖ һәм «Социаль карта» АҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot