news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов депутатлар һәм дәүләт хезмәткәрләренә кагылышлы яңа закон имзалады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов депутатлар һәм дәүләт хезмәткәрләренә кагылышлы яңа закон имзалады, аның нигезендә түрәләр коррупциягә тарту максатында аларга мөрәҗәгать фактлары турында хәбәр итәргә тиеш. Документ республика җитәкчесе порталында урнаштырылган. 

Үзгәрешләр «ТР Дәүләт Советы депутаты статусы турында»гы канунга кертелде. Яңа маддә депутатларга аларны коррупциягә тарту фактлары турында хәбәр итү тәртибен билгели. Мондый хәбәрләр язма рәвештә бирелә. Аларда, башка мәгълүматлардан тыш, коррупциягә тарту ысулы, коррупциягә тарткан кешеләр гамәлләренең җентекле тасвирламасы күрсәтелә.

Исегезгә төшерәбез, мондый закон проектын ТР Дәүләт Советы депутатлары 43 нче утырышта кабул итте. Документ «Коррупциягә каршы тору турында»гы федераль законга үзгәрешләр кертү белән бәйле рәвештә әзерләнгән.

«Татар-информ» иң күп коррупцион хокук бозулар соңгы вакытта Биектау, Кайбыч һәм Чирмешән районнарында ачыклануын хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100