Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов яңа кунакханәләр өчен салым ташламаларын озайтуны раслады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «өч йолдыздан» да ким булмаган категорияле, 50 дән артык номеры булган яңа кунакханәләр өчен салым ташламаларын 2030 елның 31 декабренә кадәр озайту турындагы законга кул куйды.
Үзгәрешләр ТРның «Оешмалар милкенә салым турында»гы Законының 3нче маддәсенә кертелде. 0,1 процент күләмендәге ташламалы ставка кунакханә ачылганнан соң ун ел дәвамында гамәлдә булачак.
Закон проекты быелның 27 ноябрендә узган Татарстан Дәүләт Советының VII чакырылыш 16нчы утырышында кабул ителгән иде.
Яңалыкка аңлатма язуында, салымнан азат итү яңа кунакханәләр төзелешен тизләтергә, эш урыннары булдырырга һәм номерларның үзкыйммәтен киметергә мөмкинлек бирәчәге билгеләп үтелгән иде.
Вакытлыча салым кертемнәренең кимүе инвестицияләр арту, тармакташ өлкәләрнең үсеше һәм туристларны урнаштыруның легаль сегменты өлешенең зураюы белән капланырга тиеш, дип белдергән иде башлангычны тәкъдим итүчеләр.
Башта оешмалар милкенә салым буенча ташламага 2024 елның 1 гыйнварыннан 2026 елның 31 декабренә кадәр файдалануга тапшырылган яңа кунакханәләр дәгъва итә ала иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз