Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов яңа илкүләм проект кысаларында Татарстанда ниләр эшләнәчәге турында сөйләде
Татарстан «Тормыш өчен инфраструктура» яңа илкүләм проектының барлык 12 федераль проектына кушылачак. Бу хакта йомгаклау матбугат конференциясендә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
«Яңа илкүләм проектта бик җитди инфраструктура объектлары колачлана. Бу юллар да, инженерлык челтәрләренең сыйфаты да, транспортка хезмәт күрсәтү дә, башка бик күп нәрсәләр. Без барлык 12 федераль проектта катнашачакбыз. Шулай ук инженерлык челтәрләрен ремонтлау буенча 10 миллиард сумлык үз программабызны кабул иттек», - дип белдерде ул.
Миңнеханов Татарстанда 2019 елдан бирле илкүләм проектларны гамәлгә ашыру эшен югары бәяләде. Биш ел дәвамында республикада аларны гамәлгә ашыруга барлыгы 180 миллиард сумнан артык акча сарыф ителгән, проектлар 1,5 меңнән артык социаль объектны колачлаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз