news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Яңа газүткәргеч Круглое Поле бистәсендә 120 йортны газ белән тәэмин итәчәк

Миңнеханов: Яңа газүткәргеч Круглое Поле бистәсендә 120 йортны газ белән тәэмин итәчәк
tatarstan.ru

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тукай районында газүткәргеч ачу тантанасында катнашты. Социаль газлаштыру программасы буенча төзелгән объект Круглое Поле бистәсендәге 120 җир кишәрлегенә бушлай газ җибәрергә мөмкинлек бирә.

«Социаль газлаштыру кысаларында 120 җир кишәрлегенә газ бушлай кертелгән, 9 километрдан артык бүлү челтәре салынган, газ бүлү пункты урнаштырылган», – дип белдерде Татарстан Республикасы җитәкчесе.

Ул социаль газлаштыру программасының Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме буенча үткәрелүен искәртте һәм дәүләт башлыгына территорияләргә бушлай газ кертү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.

Быел республикада газлаштыру программасы буенча 11 мең йортка газ кертеләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot