news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов яңа эш атнасына әзерләнүче Акдус кушаматлы алабае фотосын күрсәтте

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов МАХ мессенджерында үзенең Акдус кушаматлы алабаеның фотосы белән уртаклашты.

«Акдус яңа эш атнасына ашкына! Ә сез?"- дип язган фото астына республика лидеры.

Ак төстәге алабай көчеген Рөстәм Миңнехановка 2021 елда Төрекмәнстанның элеккеге Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов бүләк иткән иде. Татарстан Рәисе даими рәвештә алабае фотолары белән уртаклаша.

Фото: © max.ru/rustamminnikhanov

news_right_1
news_right_2
news_bot