Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Якутия турында: Безне бүгенге мөнәсәбәтләр генә түгел, борынгы тарих та бәйли

Татарстан белән Якутияне хәзерге дустанә һәм партнерлык мөнәсәбәтләре генә түгел, ә борынгы тарих та бәйли. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Якутиянең «Улус.Медиа» басмасына биргән интервьюсында шулай дип белдерде (Саха Республикасы быелгы җәйдә XXV Федераль Сабан туен кабул итәчәк).
«Без аны (тарихны - Т-и иск.) бербөтен итеп, гасырлар дәвамында үрелгән бик күп җепләр рәвешендә күрәбез. Алар безне уртак тамырларыбыз, әһәмиятле тарихи вакыйгалар һәм җиңүләр белән бәйли», - дип билгеләп үтте ТР Рәисе.
«Якутия безнең өчен – ул да, без дә бер юнәлештә карый торган республика», – дип өстәде Миңнеханов, Федераль Сабан туен бу төбәктә уздыру сәбәпләре турындагы сорауга җавап биреп.
Шул ук вакытта ул, кагыйдә буларак, бу бәйрәмнең татарларны берләштерү урынына әверелүен, милли мәдәнияткә хөрмәт күрсәтергә, яшьләрне аңа тартырга һәм аның этномәдәни күптөрлелеге турында Россия халкының күзаллавын киңәйтергә мөмкинлек бирүен искәртте.
«Татар телендә тәрҗемә ителми торган моң сүзе бар. Аны «күңелне кузгатучы» рәвешендә тәрҗемә итәргә мөмкин. Мәдәни якынлык хисе белән дә шулай. Моны сүз белән генә аңлатып булмый, ләкин без (татарлар һәм якутлар – Т-и иск.) - тугандаш халыклар», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, күпмилләтле Россия нәкъ менә Якутия кебек төбәкләр белән көчле, чөнки үз тамырларыңа хөрмәт илнең куәтен һәм үзенчәлеген сакларга ярдәм итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз