Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов «Хвоя» оешмасы акционеры белән хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләште
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Хвоя» акционерлык җәмгыяте акционеры (һәм «Экспобанк»ның төп акционеры) Игорь Ким белән хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре турында фикер алышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР Хөкүмәте йортында узган очрашу барышында яклар Лаеш районы территориясендә ел әйләнәсе эшли торган «Казан Марина» курортын төзү проектын тормышка ашырганда үзара хезмәттәшлек итү мәсьәләләренә кагылды. «Хвоя» компаниясенең парк-отельләр һәм термаль комплекслар булдыру өлкәсендә тәҗрибәсе бар.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, «Казан Марина» проектына юнәлтелгән инвестицияләр күләме 29 миллиард сумнан артык булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз