news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Ховалыгка Тывага «КАМАЗ»лар, шиннар һәм суыткычлар җибәрергә тәкъдим итте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Тыва башлыгы Владислав Ховалыг белән очрашты. Татарстан җитәкчесе билгеләп үткәнчә, күпмилләтле республикаларга товар әйләнешен үстерергә һәм тәҗрибә алмашырга кирәк.

«Безнең предприятиеләр сезнең регион белән хезмәттәшлекне арттыру белән кызыксына. Төбәкара товар әйләнеше әлегә зур түгел», – диде Татарстан Республикасы Президенты.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан машина төзелеше, шул исәптән «КАМАЗ» йөк автомобильләре һәм аларга запас частьләр китерү өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә, энергетика, төзелеш һәм инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруда үзара хезмәттәшлек итәргә, нефть химиясе һәм шин продукциясе, газ турбинасы двигательләре, сәнәгать һәм суыткыч җиһазлары, башка продукция белән тәэмин итәргә әзер.

«Без үз тәҗрибәбез белән уртаклашырга әзер. Бергәләп без төбәкләребезнең үзара файдалы хезмәттәшлеген ныгыта алырбыз дип ышанам», – дип белдерде Татарстан Президенты.

Президент искәрткәнчә, 2016 елда ул үзе дә төбәктә эш сәфәре белән булган: «Без бик күп кызыклы әйберләр күрдек. Сез традицияләрне һәм мәдәниятне саклыйсыз».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Тыва Республикасы башлыгы Владислав Ховалыгка Татарстан Республикасы дәүләт бүләген – «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды. Моннан тыш, төбәкләр башлыклары икътисади, мәдәни, социаль һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында хөкүмәтара килешү имзалады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100