Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: Хостелда гади эшчеләр һәлак булды
Түбән Кама сәнәгать зонасы территориясендәге хостелда гади эшчеләр һәлак булган. Пилотсыз очкыч алар иртәнге ашны ашаган вакытта һөҗүм иткән. Бу хакта бүген Түбән Камага килгән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге битләрендә хәбәр итте.
«Түбән Камага бардым. Кешеләр һәлак булган хостелны карадык. Гади эшчеләр эш көне башланыр алдыннан иртәнге ашны ашаган. Дошман пилотсыз очкычы бер мизгелдә 9 кешенең гомерен өзгән», - дип язган ТР Рәисе МАКС мессенджердагы каналында.
«Шулай ук БПЛА һөҗүменнән зыян күргән йортны карадык. Анда йоклап яткан 5 яшьлек кыз һәлак була. Якын арада кешеләр йортларына кайта алсын өчен һөҗүмнең барлык нәтиҗәләре бетереләчәк», – дип өстәгән ул.
«Хастаханәдә зыян күрүчеләрнең хәлләрен белеп чыктык. Хәзер анда 25 кеше. Табиблар, алар тизрәк терелсен өчен, көчләреннән килгәннең барысын да эшлиләр. Барысына да һичшиксез ярдәм күрсәтеләчәк», – дип язган Рөстәм Миңнеханов.
Түбән Камада бүген пилотсыз очкычлар һөҗүм итү вакытында 13 кеше һәлак була, шул исәптән биш яшьлек кыз, ул һөҗүм вакытында балконда йоклаган. 78 кеше зыян күрә, аларның 25е хастаханәгә салынган.
Сәнәгать зонасы территориясендә урнашкан хостелга пилотсыз очкыч һөҗүмендә тугыз кеше һәлак булган. Һәлак булучыларның җидесе Үзбәкстан гражданы, берсе Таҗикстан гражданы.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз